Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

“Агачлар телен белә иде ул”.-Гариф Галиевка 120 ел

Бүген үткән кычкырып укулар, якташ язучыбыз  Гариф Галиевның тууына 120 елга багышлап үткәрелде. Якташ язучыбыз Гариф Галиевның май аенда тууына 120 ел булды. Шушы исәлекле дата уңаеннан Чубар-Абдул китапханәсендә “ Агачларның телен белә иде” дигән кычкырып укулар узды. “Аю агачлар белән сөйләшә”  балалар өчен язылган тылсымлы, маҗаралы әкиятен укыдык.. . Әлеге әкияттә  агачларның нинди файда китергәнлекләре  турында бик оста итеп  тасвирланган. Дәресебездә презентациядән  төрле агачларның рәсемнәрен күрсәтеп,  аларның нинди файда китергәне турында мәгълүмат бирелде. Әлеге әсәр һәм презентация укучыларда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияли.