“Милләтемнең горурлыгы- Тукай туган бу айда”

Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек шәхесләргә дөнья бай,
Иҗтиһады белән маяк булып,
Мәңге яши,яшьни яшь Тукай!
25 апрель көнне Чубар-Абдул авыл китапханәсендә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 137 еллыгына багышланган “Милләтемнең горурлыгы- Тукай туган бу айда” дигән әдәби иртә үтте. Балаларны кечкенә Апушның балачагы,иҗаты белән таныштырдым. Аннан соң балалар шагыйрьнең “Гали белән кәҗә”, “Кышкы кич”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Су анасы” дигән матур шигырьләрен кычкырып укыдылар.