Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

“Күктә ни булмас димә,очсыз кырыйсыз күк бит ул!”

12 апрель көнне китапханәбездә узган  танып-белү сәгатебез Космонавтика көненә  багышлап үткәрелде. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган   эшне үтәде. Максатыбыз укучыларның космос турындагы  күзаллауларын киңәйтү; логик фикерләүләрен, хәтер һәм  дикъкатьлекләре  үстерү; космонавтика  өлкәсендәге белгечләргә  хөрмәт хисе тәрбияләү.