"Балалар китабы атналыгы"

Гомерлек бәйрәм
Дөнья белән танышулар
Башлана китаплардан.
Бөек Тукай да тормышка
Китап тотып атлаган.
Авыр сугыш елларында
Солдат котомкасында
Китап атакага барган,
Кергән бомба астына.
Әлифбадан хәреф танып,
Белем алып үзенә,
Гагариннар чиксезлектән
Караган җир йөзенә.
Үтәр еллар...
Алда юллар,
Синең тормыш юлларың.
Телим кулыңда һәр көнне
Яхшы китап булганын.
Китап белән дус икәнсең,
Бер шатлык, бер ямь бит ул.
Айлык-көнлек кенәмени,
Гомерлек бәйрәм бит ул!
Марс Шабаев.