Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

"Без барыбызда балачактан"

"Без барыбызда балачактан"- китапханәбездә үткән әдәби дәресебез Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе иясе Рабит Батулланың – киң кырлы иҗатына багышланды. Язучы үзенең әсәрләре аша балаларда туган җирне ярату, табигатьне саклау, кош-корт­ларга, хайваннарга миһербанлы булу кебек мөһим мәсьәләләрен күтәрә һәм шундый сыйфатларны нәни укучылары күңе­ленә кызыклы әдәби персонажлар, маҗаралы вакыйгалар аша үтемле итеп сеңдерергә тырыша. Аның әкиятләрен укучылар бик яратып кычкырып укыдылар, соңыннан электрон презентация карадык, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадым.