"Су-яшәү чыганагы"

"Кул пычранса,су белән юарсың
Су пычранса,ни белән юарсың?"
22март -Бөтендөнья су чыганаклары көне.Безнең китапханәбездә шушы уңайдан балалар белән "Су-яшәү чыганагы" дигән экологик дәрес үтте. Табигатьтә сулыкларның әһәмияте белән таныштык . Су, елга, чишмәләрнене карау, саклауның яхшы, күркәм эш икәнлегенә төшендереп үттек. Су нәрсәгә кирәк соң? Балалар шушы сорауларга җавап бирделәр. Су турында мәкальләр әйтеп үттек, табышмакларга җаваплар эзләдек . Мәллә елгасы буена бергәләп экскурсиягә бардык.