“Кем язса да,туган телне мактап язар!”

21 февраль халыкара туган тел көне. Шушы бәйрәм уңаеннан китапханәдә укучылар белән “Кем язса да,туган телне мактап язар!”-дигән әдәби дәресебез узды. Әдәби дәреснең максаты: сүзгә, сөйләмгә сак караш, туган телгә кадер-хөрмәт хисе тәрбияләү. Балаларга туган телне яратырга, сакларга кирәклеген һәм башка телләрне дә хөрмәт итәргә икәнлеген аңлатып үттем. Туган телгә багышланган шигырләрне кычкырып укыдык. Дәресебез азагында "И туган тел,и матур тел"-дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадым.