Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

#Милли_мәдәниятләр_һәм_гореф_гадәтләр_елы

Анам теле-телләр теле,
Милләтемнең бердәнбере.
Син булганга без дә исән,
Син булганга без дә тере.
Ф.Яруллин.
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне.
Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез!
Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.