“Язмышка буйсынмас җан”


9 февраль көнне китапханәдә Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, Фәнис Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан “Язмышка буйсынмас җан”-әдәби кичә оештырылды. Кичәдә катнашучылар күренекле язучы, шагыйрь һәм драматург Фәнис Яруллин иҗаты белән таныштылар. Ул балалар өчен дә, өлкәннәр өчендә иҗат итә. Язмыш сынавына бирешмичә үзендә яшәргә көч тапкан, көчле рухлы бу шәхеснең иҗатынада, үзенәдә тагын бер кат сокландык. “Яшьнәү –күкрәүләргә тиң гомер”-китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.