Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

“Интернет-дусмы, дошманмы?”

     7 февраль  көнне китапханәдә « Интернет-дусмы, дошманмы?» дигән танып  белү сәгате уздырылды. Чара  башында  Бөтендөнья челтәренең мөмкинлекләрен аңлаттык.  Шуннан соң балаларга Интернетның уңай яклары булуын гына түгел, ә андагы куркынычлар турында да аңлатып үт-тек. Аларга Челтәрдә килеп эләгергә мөмкин булган катлаулы ситуация-ләр турында  аңлатылды.. Балалар интернетта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.  Соңыннан «Интернетта балалар өчен куркынычсызлык   чаралары» һәм «Интернетта алдакчылардан саклан» дип исемләнгән презентацияләр карадык. Чара азагында «Нәрсә ул Интернет, Интернет-дусмы , дошманмы? » мини  тест үткәрдек. Дәрес азагында  мәгълүмати технологияләр чорында да тере аралашуны ,виртуальгә алыштырырга  ярамый дигән уртак фикергә  килдек.