“Әминә Бикчәнтәева – балаларның якын дусты” (Ә. Бикчәнтаеваның тууына 110 ел)

26 январь көнне авыл китапханәсендә узган әдәби иртәбездә без татар шагыйрәсе, балалар язучысы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Ә.Бикчәнтаеваның киң кырлы иҗаты белән таныштык. Шагыйрәнең әсәрләре дәү әниләр кебек йомшак күңелле, җылы итеп язылганнар. Алар әкрен генә, бернинди ачуланусыз, үгет-нәсыйхәт бирмичә генә тәртипкә өйрәтәләр, үрнәк күрсәтәләр. Балалар җайлап кына зур тормыш белән танышалар, ялгышалар, абыналар, хаталарын төзәтәләр һәм алга таба атлыйлар. Соңыннан Ә.Бикчәнтаеваеның китапларыннан торган китап күргәзмәсенә күзәтү ясадым.