Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

“Ул бит безнең, Дәү әни!”

Күренекле татар балалар язучысы Ләбибә Ихсанованың тууына быел 110 ел була. Үзенең иҗат гомерен балаларга гына багышлаган язучылар күп түгел. Ләбибә апа әсәрләре ярты гасырдан артык татар балаларының акыллы киңәшчесе, ярдәмчесе,  юл күрсәтүчесе булды. Беренче карашка гади генә вакыйгада зур эчтәлек, тирән мәгънә күреп язды ул. Бүгенге әдәби дәресебездә балалар “дәү әни”ләренең иҗаты,тормыш юлы белән таныштылар, хикәяләрен кычкырып укыдылар.