"Әллә ялгыш, әллә язмыш"

1 декабрь - Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора. Китапханәбездә түгәрәк өстәл артында сөйләшүнең максаты яшьләр арасында ВИЧ-инфекция һәм СПИД авыруының таралуын кисәтү иде.