Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

“Безгә тынычлык кирәк!”

Бүгенгесе көндә  тынычлыктан да кадерлерәк һәм мөһимрәк әйбер юктыр, мөгаен. Соңгы вакытта Украинада барган чуалыш һәм бәрелешләр, ызгыш-талашлар күпләрнең  тынычлыгын алды. Тыныч илдә яшәгән кешенең генә эше алга бара һәм киләчәге өметле. Башлангыч класс укучылары белән “Безгә тынычлык кирәк!”дип исемләнгән рәсем  конкурсы оештырдык. Иң элек сугыш турында һәм аның нәтиҗәсендә килеп чыккан фаҗигалалар турында сөйләштек, соңыннан балалар үзләренең иҗади эшләрен тәгъдим иттеләр.