Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

“Без көчле, бердәм халык!”

4 ноябрь- Халыкара бердәмлек көне буларак, 2005 елдан билгеләп үтелә. Тарихта эз калдырган бу көннәрдә безнең ата-бабаларыбыз – төрле милләт, дин һәм төрле катлам вәкилләре – бер булып, уртак Ватаныбызны чит илба-сарлардан азат иткән. Төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ире-шү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм иткән. Шул уңайдан 26 октябрь көнне Чубар-Абдул авылы китапханәсендә “Без көчле, бердәм халык” дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү сәгате уздырылды. Китап күргәз-мәсенә һәм презентациягә нигезләнеп балаларга бәйрәм тарихы турында сөйләдем.