"Китап илендә компас"

Башлангыч сыйныф укучылары белән китапханәдә “Китап илендә компас” -библиографик дәрес үткәрелде. “Сүзлекләр иленә сәяхәт” дип аталган китап күргәзмәсе төзелде. Укучылар китапханәнең белешмә әдәбия-ты, белешмә басмаларының классификациясе, аларның күптөрлелеге һәм әһәмияте белән таныштылар. Балаларны рус теленең төпле сүзлекләрен төзүчеләрнең биографиясе белән таныштырдым, "энциклопедия", "сүзлек", "белешмәлек" төшенчәләрен аңлаешлы итеп аңлаттым.