#Хәтершәме2022

Каһарманнар рухына "Хәтер шәм"нәре янды. Бөек Ватан сугышы башлануның 78 еллыгы уңаеннан Хәтер һәм кайгы көне узды. 1941 нче елның 22 июнь таңы алып килгән фаҗигалы көннәр, төннәр, 1418 көн дәвам иткән сугыш кайтавазы кабат йөрәкләрдә яңарды. Акциядә катнашучыларның кулларында янган шәмнәр иде.Һәйкәл янына шәмнәр, чәчәкләр салдылар. Һәрбер катнашучының күңеледә бер генә теләк: сугышлар кабатланмасын, күкләребез аяз булсын, халкыбыз тыныч тормышта яшәсен!