Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

“Пушкин-Рус кояшы”.

Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре А.С. Пушкин туа. 7 июнь көнне Чубар-Абдул  авыл китапханәсендә А.С.Пушкиннның  туган көне билгеләп үтелде. Быел китапханәдә Пушкин көне  "Пушкин-Рус кояшы" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтүләр белән башланып китте. Презентация карап А.С.Пушкинның кыскача биографиясе һәм иҗаты турында таныштык. Пушкинның иң танылган әкиятләреннән буенча викторина үткәрелде. Кичә ахырында сүз китап укучыларына бирелде. Алар А.С.Пушкинның шигырьләрен яттан сөйләделәр .