“Җиңү безнең йөрәкләрдә”


7май көнне Чубар-Абдул авыл мәдәният йорты каршында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына карата тантаналы митинг булды. Митингка тыл ветераннары, укучылар, авыл халкы килгән иде. Яуда ятып калган, кайтып мәңгелек йортка киткәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдык.