“Тукай моңлы йолдыз булып күңел төпләренә сибелгән”


27 апрельдә Бөек Тукаебызның туган көне. Китапханәбездә узган шигырь бәйрәмебез Тукай иҗатына багышлана. Тукай! Бу исем җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка,туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән туа. Бу көнне балалар Тукайның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Аның сүзләренә язылган "Туган тел"- җырын бергә җырладык. Аның иҗатына багышлап ясалган презентация карадык.