Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

“Җир безнең уртак йортыбыз”

 

22 апрельдә башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелгән «Җир - безнең уртак йортыбыз» дигән экология сәгатебез, балаларда туган табигатькә сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләү; табигатьнең төрле күренешләренә карата танып-белү кызыксынучанлыгын үстерү; табигатькә карата сак  мөнәсәбәт һәм җирдәге барлык тереклек өчен җаваплы караш  тәрбияләү максатын куеп үткәрелде. Соңыннан балалар туган җиргә багышланган шигырьләрне кычкырып укыдылар.