Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

“Галәм киңлекләрендә”

Китапханәбездә узган  танып-белү сәгатебез Космонавтика көненә  багышлап үткәрелде. 1961 нче елның 12 апрелендә,  дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты  Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган  эшне үтәде. Максатыбыз укучыларның   космос турындагы күзаллауларын киңәйтү; логик фикер-ләүләрен, хәтер һәм дикъкатьлекләре  үстерү; космонавтика өлкәсендәге белгечләргә хөрмәт хисе тәрбияләү. Соңыннан интернеттан презентация  карадык.