”Сәламәт тәндә -сәламәт акыл”


7апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көне. Техник прогресс алга киткән бүген-ге көндә хәрәкәт активлыгын арттыру, спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһим. Бу көн сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә.Чубар-Абдул авылы китапханәсендә,сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан, ”Сәламәт тәндә -сәламәт акыл” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, төрле спорт уеннары залда уйнадык.