“Чуковский әкиятләренең игелекле дөньясы”


Танылган балалар язучысы Корней Иванович Чуковскийга быел 140 яшь тулган булыр иде. Шушы максаттан китапханәдә “Чуковский әкиятләренең игелекле дөньясы” исемле әдәби иртә узды. Аның әсәрләрен балалар җиңел һәм аңлаешлы булганы өчен ярата.”Телефон”,”Мойдодыр”, “Муха-Цоко-туха” -шигырьләрен яттан, әкиятләренең эчтәлеген күңелдән сөйләделәр. Әкият геройларын рәсемнәрен ясадылар. Соңыннан презентация карадык.