“Шагыйрь йөрәгеннән –балалар йөрәгенә”

28 март көнне китапханәдә “Шагыйрь йөрәгеннән –балалар йөрәгенә” дип исемләнгән кычкырып укулар белән Балалар китабы атналыгын ачып җибәрдек. Шагыйрьләребез үзләренең балаларга атап язылган шигырьләре белән туган телне,туган якны хөрмәтләргә, табигатьне кадерләргә ,хезмәтне яратырга өндиләр. Бугенге шигырьләрне кычкырып укулар балаларда шагыйрьләребез иҗатына кызыксыну уятты,күп кенә китапларны яздырып алдылар.