Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

“Иман керсен күңелләргә ”

   21 март көнне  үткән “Иман керсен күңелләргә ”исемләнгән  танып –белү сәгатебез, Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы  кысаларында, Россия тарихындагы мөһим  вакыйга, болгарлар тарафыннан ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга  багышланды. Чара Чубар-Абдул мәктәбеннең музеенда, тарих укытучысы Латыпов Миннияр белән берлектә узды.1100 ел элек Идел буе Болгар дәүләтендә  ислам  динен  рәсми  кабул  итү Россия өчен тарихи әһәмияткә ия икәнлеген, ислам динен кабул итү Болгарның рухи берләшүенә, Болгарда дәүләтчелекне ныгытуга сәбәп була. Идел буе Болгар дәүләтенең үсешендә ,аның шул замандагы Якын Көнчыгыш һәм Европа илләре дәрәҗәсенә  ирешүендә әһәмиятле рольне ислам дине уйнаган. Ислам дине,Болгар дәүләтенең төрле кабиләләре арасында каршылыкларны юкка чыгарып,рухи таянычлы, алдынгы мәдәниятле бердәм һәм күәтле дәүләт төзү өчен мөмкинлек-ләр  ачкан  икәнлеген укучыларга аңлатып үттек.