“Кайтыгыз кошкайларым»

11нче апрель көнне Чубар-Абдул авыл китапханәсендә «Табигать дуслары» клубы членнары белән “Кайтыгыз кошкайларым» дигән кошлар көненә багышланган экологик дәрес узды. “Кайтыгыз кошкайларым " дип исемләнгән чараның максаты: укучыларга кошларның файдасы турында аңлату, кошлар турында кайгыртырга, җимлекләр куярга, кош оялары ясарга өндәү, кечкенә дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.