1март –Халыкара песиләр көне.


1март –Халыкара песиләр көне. Китәпханәдә балалар өчен узган иртәбез шушы гөнаһасыз җан ияләренә багышланды. Һәр сабый песиләрне ярата. Алар белән уйныйлар, уйнаталар. Кем генә яратмый икән песиләрне?! Йомшак кына сырпаланып, мыраулап йөргән шул дүрт тәпиле дуслардан башка тормышны күз алдына да китерү кыен. Кәефсез чакта, песиеңнең яныңа килеп, койрыгын болгап, сырпаланып китсә, ничектер рәхәт булып китә. Балалар песиләр турындагы табышмакларга җаваплар эзләделәр, аларга багышлап шигырьләр укыдылар. Үзләренең песиләре турында сөйләделәр. Соңыннан презентация карадык. Китап күргәзмәсеннән укырга китаплар яздырып алдылар.