“Афганстан-йөрәк ярам”

15 февраль-Совет гаскәрләренең Афганстан җирлегеннән чыгарылуына 33ел. Шушы уңайдан китапханәдә “Афганстан-йөрәк ярам”-дигән батырлык дәресе узды. Сугыштан җан һәм тән яралары алып, алты авылдашыбыз исән-сау авылга әйләнеп кайта. Әфган җирендә хәрби бурычын намус белән үтәгән Миннегалиев Хәйдәр Ясир улы инде мәңгелек йортта. Дәресебезнең максаты: Әфган сугышы, аның асылы белән тирәнрәк таныш-тыру; Әфганстанда хәрби хезмәттә булган егетләргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Интернеттан “Әфган-йөрәк ярасы”-дигән презентация карадык.