«Безнең белән үткән балачак–күңелегездә мәңге калачак»

Бүген күзәтүебез «Безнең белән үткән балачак–күңелегездә мәңге калачак»– Чубар-Абдул авыл китапханәсе яздырган газета - журналларга ясалды. Күзәтү ясауыбызның максаты балаларда периодик басмалар белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту, татар телендә басыла торган,балалар өчен газета- журналлары турында мәгълүмат бирү. Укучыларны,балалар өчен беренче тапкыр чыга башлаган газета һәм журналлар тарихы белән таныштырдык. Күргәзмәдә чыгыш ясап газетада мәкаләләрнең ничек пәйда булуын, аларны кемнәр язуын аңлаттым.