#Приклубнаяплощадка

1 июль көнне Чубар-Абдул авыл мәдәният йорты каршында балалар өчен оештырылган ял итү лагере үзенең эшен башлап җибәрде. Өлкән балалар су керергә киткәч без бәләкәйләр группасы белән кулчатар астында “әбием әкиятләре” укыдык. Нәниләр әкият-ләрне игътибар белән тыңладылар. Үзләре яраткан әкият геройлары турында бер-берсенә сөйләделәр. Әкият укып ял иткәч, без башларыбызныда эшләтеп алырга уйлап “Тапкырлар тапмый калмас”-иң күп табышмакка җавап бирүчегә конкурс үткәрдек. Балалар актив катнашып бик күп табышмакларга җавапны таптылар.