“ Тукайга чәчәкләр”


Чубар-Абдул авыл китапханәсендә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган “Тукайга чәчәкләр” дигән әдәби иртә үтте. Балаларны кечкенә Апушның балачагы,иҗаты белән таныштырдым. Аннан соң балалар шагыйрьнең “Гали белән кәҗә”, “Кышкы кич”, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Су анасы” дигән матур шигырьләрен кычкырып укыдылар. Китап күргәзмәсенә обзор ясадым.