Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

#Первыйвкосмосе

“ Галәмдә Кеше!”-2класс укучылары белән танып-белү сәгате. Безнең тагын бер язгы бәйрәмебез бар. 12 апрель-Космонавтика көнен билгеләп үтәбез. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде. Кешеләрнең йолдызларга очу турында күп гасырлар буе килгән хыялы тормышка ашты. Гагаринның батырлыгына бөтен планета таң калды. Аның исеме бик тиз бөтен дөньяга таралды. Гагарин космос герое була алды. Аның эзе Җирдәдә, галәмдәдә мәңгегә калды.Укучылар бик кызыксынып тыңладылар. Күп сораулар бирделәр.Үзләренең космос турында,косманавтлар турында белгәнлекләрен күрсәттеләр.Соңыннан интернеттан “Космоста үткәрелгән 108 минут”-дигән презентация карадык.