Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

“Куркынычсыз Интернетка сәяхәт”

7 февраль көнне  Чубар-Абдул китапханәсендә башлангыч класс укучылары белән "куркынычсыз Интернетка сәяхәт" ясадылар. Максатыбыз –Интернет-ның  файдалы һәм зарарлы яклары белән  таныштыру. Интернеттан дөрес һәм нәтиҗәле файдаланырга өйрәнү,буш вакытны файдалы үткәрү күнекмәләре булдыру. Укучылар нәрсә ул “компьютер”, “интернет” дигән сорауларга җавап бирделәр һәм интернет челтәрендә сак булу кагыйдәләре белән таныштылар.Соңыннан  компьютердан  “куркынычсыз Интернетка сәяхәт” презентациясе карадылар.