#Әдәбимарафон#ҺадиТакташ
Кем кабренә чәчәк ыргытсам да,
Әрәм китмәс төсле чәчәгем;
Мин җирдәге һәрбер сукбай белән
Дус абыйдай тату яшәдем.
Поезд ыргый таныш урманнардан,
Тәгәрмәчләр шаулап баралар,
Уйлар һәр очраган ак каенның
Ботагына асылып калалар...
Юл буенда яшь бер каен кызы
Тынып йоклый баскан көенә.
Исрек усак,җәеп канатларын,
Аны үбәр өчен иелә...
Тик урманның төнге тынычлыгын
Җимреп килгән поезд таушына
Ул,сискәнеп,берни булмагандай,
Үз урнына таба аушына...
Юл буенда йомылып йоклап яткан
Урман чәчәкләре сискәнеп
Уяналар...
Поезд килгән якка
Керфекләрен ачып карыйлар,
Ул үтеп китүгә,тагын йомалар-
Урман тынлыгына чумалар...
ҺадиТакташ .