Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

#9декабря-ДеньГероевОтечества

Ватан Геройлары көне - безнең өчен мөһим истәлекле дата, ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары тарафыннан нинди батырлыклар эшләнүе турында хәтерне саклау булып тора. 9 декабрьдә без каһарман ата-бабаларыбызны искә алып кына калмыйбыз, хәзерге вакытта исән булган Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлибез. 8 декабрь көнне, әлеге дата уңаеннан, Чубар-Абдул авылы китапханәсендә киң катлам укучылар өчен «9 декабрь – Ватан Герой-лары көне» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә кешелекнең батырлыгын, намусын, кыюлыгын, каһарманлыгын чагылдыручы әдәбият куелды.