Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

#ЮныегероиВеликойПобеды

"Зур сугышның-кечкенә геройлары"-батырлык дәресе. Бөек Ватан сугышында өлкәннәр белән беррәттән балалар да катнашты . Сигез – унике яшьлек балаларның сугыш михнәтләре кичерүләре – үзе бер батырлык ул. Бу балалар хакында бик күп сөйләп була. Алар сугыш китергән кайгы – хәсрәтләр өчен үзләре үч алырга телиләр, үзләреннән ике тапкыр зуррак винтовкалар тотып, кечкенә солдатларга әвереләләр. Һәлак булган әти – әниләре турында кара кәгазьләр алып, чиксез хәсрәт – кайгыга чумалар, ятимлек ачысын татыйлар. Әлеге балалар язмышы бер – берсенә бик охшаш. Сугыш чоры балалары өчен сугыш дигән михнәт гомуми биографиягә әйләнгән. Тылда булсалар да, барыбер алар сугыш чоры балалары. Ватан сугышында катнашучы балаларның күбесе разведчик һәм диверсант сыйфатында я сугышта , я партизан отрядларында хәрәкәт иткәннәр. Алар яшь пионерлар һәм комсомоллар иде. Алар мәңге балачакта калдылар. Хәер, алар яшәгән чорны балачак дип атап буламы икән. Сугыш елларында балачак өчен урын калмыйдыр шул. Ватанны саклау өчен алар өлкәннәр белән бер рәткә бастылар. Аларга мәңгелек дан!