Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

#Әдәбимарафон

 Чәчәкләр.

Барыгыз болынга,балалар!

Йөгерегез,уйнагыз,көлегез!

Елмайсын куреп шат аналар,

Юансын боеккан күңелегез.

Болында күп чәчәкләр,

Барсы да татлы,хуш ислеләр.

Нәркисләр,сөмбелләр һәм мәкләр,

Нәкъ сезнең ирнегез төслеләр.

Җил көйләп тирбәтә аларны,

Иркәли кояшның нурлары.

Алар бит изге Җир-ананың

Сөекле кызлары,уллары.

#МусаҖәлил

#Беренчедәрес.