#Тарихтагыбезнеңэзләр#Маяк90

Мин "Маяк" газетасы типографиясендә 23 елдан артык хезмәт куйган Рахимова(Рахматуллина) Нәсимә Махмүт кызы турында сөйлим. Нәсимә Махмүт кызы типографияга эшкә 1967нчы елны урнаша,анда наборщица булып хезмәт юлын башлый. Эшен бик тиз үзләштерә,хезмәт алдыгылары рәтендә,"Мактау тактасында" фоторәсеме тора,1981нче елны "Лучший по профессии" дигән мактаулы исемгә лаек була. Коллективта хезмәттәшләре Нәсимә Махмүт кызын хөрмәт итәләр,аның киңәшләренә колак салалар. Ул туры сүзле,төгәл,эшен җиренә җиткереп эшли. Шуңа күрә татарча газета җыюны да аңа йөклиләр. Нәсимә Махмүт кызы газетаның һәр җөмләсен,сүзне хәрефен хәрефкә куеп,бөртекләп кулдан җыя,газета бастыру выкытын беркайчан да тоткарламый,чөнки эшенә җаваплы карый. Хәзерге көндә Нәсимә Махмүт кызы лаеклы ялда,аңа 2019 нчы елның декабрендә 80 яшь тулды. Алдагы көндә дә Нәсимә апага сәламәтлек,озын гомер,балаларының,оныкларының кадер-хөрмәтендә яшәвен телибез. "Маяк"ның тарихында эз калдырган барлык кешеләргә зур рәхмәт,бүгенгесе көндә дә һәм киләчәктә дә "Маяк"ка һәм аның хезмәткәрләренә зур уңышлар телибез.