Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

#Тарихтагыбезнеңэзләр#Маяк90

 Авылдашыбыз-безнең гоурлыгыбыз.Фәизова (Исмагыйлова) Расиха Габделбәр кызы 1959 елның 4 декаберендә Чубар-Абдул авылында туа.1984 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый.1984-2007 елларда "Маяк" газетасында җаваплы секретарь булып эшли.Аннан ул Казанга китеп "Шәһри Казан" газетасына сәнгать бүлеге мөхәррире булып урнаша.Расиха Фәизова журналистикада үз исеме булган "Бәллүр каләм" иясе.(2011)Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия аңа "Чык Азнакай кырларына" китабы өчен бирелә.Журналистикадагы хезмәте "Татмедиа",ТР Рәссамнар берлеге,"Алтын мөнбәр" Халыкара мөселман киносы фестивале,"Сәләт" иҗтимагый оешмасы һ.б тарафыннан да билгеләп үтелә.Республика күләмендә узган бәйгеләрдә катнашып күпсанлы бүләкләр арасында "Татарстан Республикасында халык сәнгате һөнәрләренең икътисади яңарышы" конкурсында җиңгән өчен бирелгән "Меркурийның алтын каләме"дә бар(2011).ТР Журналистлар берлеге һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы.Бүгенге көндә "Мәгариф" журналы баш мөхәррире урынбасары булып эшли.