Песисез дөнья күңелсез
1март Халыкара песиләр көне. Шушы уңайдан китапханәдә “ Песисез дөнья күңелсез”-дигән “Умырзая” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән кызыклы чара узды. Чарабызның максаты-балаларга дүрт аяклы дусларыбызны кыерсытырга ярамаганлыгын, аларга карата мәрхәмәтле булырга кирәклеген аңлату.Нәни дусларыбызга йомшак тәпиләр турындагы шигырьләрне укыдык, балалар үзләренең яраткан мыраубикәләре турында сөйләделәр, рәсемнәрен ясадылар.