21 февраль-Халык –ара туган тел көненә карата әдәби сәгать
21 февраль-Халык –ара туган тел көненә карата 5-8 класс укучылары белән : “Туган телем-татар теле”-дип аталган әдәби сәгать узды. Әдәби сәгатьнең максаты :укучыларда ана телләренә һәм башка телләргә карата хөрмәт тәрбияләү , халкыбызның бай, рухи мирасы белән танышу.Укучылар белән үзебезнең төбәк язучылары Резеда Шәрипова, Ильмира Сәлахова, Нур Әхмәдиев шигырьләрен кычкырып укыдык. Әдәби сәгать барышында балалар табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләрнең дәвамын әйтеп бетерделәр. Соңыннан“21 февраль-Халык –ара туган тел көне”-дигән презентация карадык.