Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

Без Җәлил оныклары

 15февраль көнне китапханәдә  Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан аның героик язмышына багышланган әдәби иртә узды.  Балалар герой-шагыйрьнең  тормыш юлы,иҗаты белән таныштылар. Муса Җәлилгә  һәм аның  көрәштәшләренә багышланган “Без Җәлил оныклары” китап  күргәзмәсенә  обзор ясалды. Соңыннан авторларның иң матур шигырьләрен, әкиятләрен  укыдылар. Чара барышында электрон презентация күрсәтелде.