Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

Сүзлекләр, энциклопедияләр һәм белешмәлекләр

Чубар-Абдул авыл китапханәсендә 5 класс укучылары өчен “Сүзлекләр, энциклопедияләр һәм белешмәлекләр” дип аталган китапханә дәресе үткәрелде.  Дәрес барышында  китап укучы балалар энциклопедияләрнең XVI гасырдан башлап безнең көннәргә кадәр үсеше тарихы белән таныштылар. Шулай  ук  аларны китапханәбездә булган энциклопедияләр һәм белешмәлекләр белән таныштырдым. Дәресебезнең икенче өлешендә укучылар кызыклы биремнәр үтәп, үз белемнәрен күрсәттеләр. Балалар    бик  теләп сүзләргә синонимнар һәм антонимнар таптылар,   бирелгән хәрефләр тезмәсеннән яңа сүзләр төзеделәр. Биремнәрне  күргәзмәдә  тәкъдим ителгән сүзлекләр, энциклопедияләр һәм белешмәлекләр ярдәмендә үтәделәр.                                                                  Китапханәбездә күп белергә теләүче  балалар өчен «Бу китаплар барсын да белә» китап киштәсе ясалган, анда балалар төрле һөнәрләр, кызыклы вакыйгалар, шаккатыргыч тарихлар һәм фактлар турында мәгълүмат белә алалар.