"Һич онытасым юк"-батырлык дәресе
6 февраль көнне Чубар-Абдул авыл китапханәсендә 8 нче класс укучылары катнашында “Һич онытасым юк” дип аталган батырлык дәресе уздырылды. Батырлык дәресенә авылыбызның хөрмәтле кешесе, хезмәт ветераны, сугыш чоры баласы, “әти” сүзен әйтәлмичә үскән - Разиева Люция апаны чакырдык. Очрашу барышында Люция апа хәтирәләре белән шул елларга кайтып, укучыларга сугыш чорындагы авырлыклар турында сөйләде. Әтисез-ятим, ач-ялангач узган балачагын күз яшьләре белән исенә алды ул. Люция апа сүзен: “Мондый сугыш яңадан беркайчан да кабатланмасын, беркем дә кайгы -хәсрәт күрмәсен, ятим үсмәсен, ачлык - ялангачлык күрмәсен иде ”, - дип тәмамлады.Укучылар Люция апага чын күңелдән рәхмәт әйтеп, тагын да тырышыбрак укырга сүз бирделәр. Очрашу соңында музейда истәлеккә фотога төштек.