Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

ТАССРның 100еллыгын каршылап.

:   ТАССРның оешуына 100ел кысаларында ТР ның дәүләт гербы кабул ителү  көне уңаеннан “Татарстан туган илем”-танып белү сәгате узды.  Танып белү сәгатендә укучыларга 1992 елда кабул ителгән Дәүләт гербындагы төсләрнең, сүрәтләрнең аңлатмасы, герб авторлары турында мәгълүмәт бирелде. “Татарстан Республикасының символлары” дигән электрон презентация карадык. Соңыннан “ТАССР төзелүгә 100ел”  дигән китап күргәзмәсенә обзор ясадым