Чубар-Абдулловская сельская библиотека - филиал № 32

Ленинград блокадасы балалары

Нәрсә ул блокада? (камалыш) .Бүгенге батырлык дәресебезнең максаты да 900 көнлек  Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү. Ленинград блокадасы турында күбрәк мәгьлүмәт бирү максатыннан  интернеттан  “Ленинград  блокадасы балалары”- дигән презентация карадык,сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштык, аларның батырлыкларына ,түземлекләренә тагын бер кат сокландык.