Кошларга ярдәм итик
Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Без, китапханә каршында эшләүче “Табигать дуслары” клубы членнары белән, аларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык, җимлекләр ясадык. Кышкы табигать кочагында балалар, үзләре ясаган җимлекләрне, ризык белән тутырып, агачларга беркеттеләр һәм шушы җимлекләрне даими рәвештә ризык белән тулыландырып торырга сүз бирделәр.