"Кызыл китап ни турында сөйли"-экологик дәрес
23 январь көнне укучылар белән“ Кызыл китап нәрсә турында сөйли” дигән экологик дәрес узды. Экологик дәрестә мин балаларны “Кызыл китап” белән таныштырдым. Укучыларыбыз “Кызыл китапка” кертелгән, безнең як урман- кырларында яшәүче, яклауга мохтаҗ хайваннар, кош- кортлар, югалып баручы үсемлек төрләре турында бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Шулай ук дәрес барышында балалар табигый тыюлыкларының ни өчен кирәклеге турында һәм үзебезнең Азнакай муниципаль районы территориясендә “Чатыртау” дәүләт табигать тыюлыгы барлыгын белделәр. Балалар дәрестә актив катнаштылар, үз фикерләрен әйттеләр, хайваннар, кошлар турында сөйләп үз белемнәрен күрсәттеләр. Соңыннан “ Кызыл китап нәрсә турында сөйли?”дигән слайд-презентация карадык