"Н.Исәнбәт-зур шәхес".
14 нче декабрь көнне Чубар –Абдул авылы китапханәсендә татар әдәбияты классигы, драматург, Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан әзерләнгән әдәби сәгать узды.
Танылган әдипнең тормыш юлы, күп кырлы иҗаты белән китап укучыларны Чубар –Абдул урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәдыйгуллина Рушания Мөхәммәткәниф кызы таныштырды.
Китапханәче Гимаева М.Ф. әзерләгән “ Н.Исәнбәт-зур шәхес” дип аталган китап күргәзмәсенә күзәтү һәм аңа багышланган презентация укучыларда зур кызыксыну уятты.
Мәгълүматлы да, файдалы да әдәби чара укучылар өчен өстәмә белем алу чыганагы булды.